Татар Суыксу ярминкәсе оешкан төстә үтте
Өлкәннәр декадасын башлап җибәрү алдыннан Татар Суыксу җирлегендә көзге ярминкә узды.
Татар Суыксу авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәмматуллина «Актаныш-информ» журналистына:
— Биредә елдагыча якташлар, хуҗалыклар һәм төрле учреждениеләр җитештергән товарлар сатылды. Сәүдә нокталарында азык-төлек продуктларыннан кала: көнкүреш товарлары да, киемнәр дә сату ителде. Ярминкә бик оешкан төстә үтте. Социаль хезмәткәрләребез өлкәннәрне кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйлап тордылар. Мәдәни программа да булды, дип бәян итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев