Агросәнәгать комплексы атналыгында – 2025 елның 8-12 октябрендә – Бөтенроссия агродиктанты үтәчәк
Чара офлайн форматта 89 төбәктә 300 мәйданчыкта, шулай ук онлайн форматта агродиктант.рф рәсми платформасында узачак.
Татарстан халкы өчен агродиктантта катнашу – үз белемнәреңне тикшерү генә түгел, ә илнең заманча һәм технологик агросәнәгать комплексы белән якыннан танышу мөмкинлеге дә. Диктантны илнең барлык төбәкләрендә бер миллионнан артык кеше язар дип көтелә. Мәктәп укучылары, студентлар, һөнәри эшчәнлеге илнең агросәнәгать комплексына бәйле булмаган башка гражданнар, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә профильле белеме һәм эш тәҗрибәсе булган кешеләр үз белемнәрен тикшерә ала. Һәр категория өчен тиешле сораулар әзерләнәчәк. Быел агродиктант беренче тапкыр үткәрелә һәм ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлана.
Проект «Бердәм Россия» партиясенең «Россия авылы» федераль партия проекты һәм генераль иганәче – «Россельхозбанк» АҖ ярдәмендә уздырыла. Агродиктантның максаты – авыл хуҗалыгын, аграр һөнәрләрне һәм авыл тормышын үстерү, халыкның Россия агросәнәгать комплексы өлкәсендә хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук заманча югары технологияле тармак казанышларына карата горурлык хисләре уяту. Катнашучыларга авыл хуҗалыгының төрле тармакларына караган 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында туфрак һәм мелиорация, үсемлекчелек һәм үсемлекләрне яклау, терлекчелек һәм нәсел эше, терлек азыгы һәм ветеринария, балык хуҗалыгы һәм аквакультура, инфраструктура һәм авыл территорияләре, азык-төлек продуктлары җитештерү, агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, агросәнәгать комплексы өчен җайланмалар һәм авыл хуҗалыгы техникасы, агротуризмга кагылышлы сораулар бар. Катнашучыларга биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелә.
– Бүген гражданнар өчен аграр тармакның әһәмиятен аңлату аеруча мөһим – ул азык-төлек иминлегенең нигезе генә түгел, ә һөнәри һәм шәхси үсеш өчен перспектив юнәлеш тә. Агродиктант кебек агарту проектлары аграр һөнәрләрне популярлаштыру, белем дәрәҗәсен күтәрү һәм яшьләрне авыл территорияләрен үстерүгә җәлеп итү өчен нәтиҗәле алымга әверелә, – дип билгеләп үтте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Теркәлү http://агродиктант.рф (18+) порталында 1 сентябрьдән башлана һәм ай буе дәвам итәчәк. Агродиктантта катнашу йомгаклары буенча теркәлгән һәр кеше – электрон сертификат, ә җиңүчеләр диплом алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев