Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Актаныш» агрофирмасында язгы кыр эшләре тулы куәткә бара: Бүген орлыкларны агулыйлар

Актаныш районында язгы кыр эшләре көннән-көн активлаша. «Актаныш» агрофирмасы игенчеләре бүгеннән үк мул уңышка нигез салу максатыннан тырыш хезмәт куя. Басуларда техникалар гөрли, игенчеләрнең һәр көне санаулы.

Бүгенге көндә агрофирмада 732 гектар көзге бодай һәм 625 гектар күпьеллык үләннәр тырмаланган. Шулай ук барлык чәчү мәйданнары да тәртипкә китерелә. Алты берәмлек трактор тулы көченә эшли, һәм тырмалау эшләре инде тәмамлану алдында тора. Бу — чәчүгә керешү өчен төп әзерлек этабы.

Агрофирманың баш агрономы Газинур Әхмәев сүзләренә караганда, бу атнада ук җирләрне тулысынча әзерләп, чәчү эшләрен башлап җибәрү планлаштырыла. Быелгы яз игенчеләр өчен аеруча куанычлы: һава шартлары уңай, җир вакытында өлгерә, дым да җитәрлек.

— Узган ел без чәчүгә апрель ахырында кергән идек, быел да шул вакытларга туры килә. Әмма быелгы яз күпкә уңайлырак. Әгәр дә яңгырлар вакытында явып торса, игенчеләр өчен бик яхшы ел булачак, — ди ул.

Хәзерге вакытта басуларда берьеллык үләннәр, арпа, солы һәм башка культуралар өчен җир әзерләү бара. Агрофирмада барлык агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга омтылалар.

Быелгы уңышка карата планнар да зурдан. Узган ел 200 тонна ашлык җыеп алынган булса, быел бу күрсәткечне 500 тоннага җиткерү максаты куелган. Игенне сортлы итеп үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бу, беренчедән, үз хуҗалыклары өчен сыйфатлы орлык фонды булдырырга мөмкинлек бирә, икенчедән — артык күләмне сатуга чыгару мөмкинлеге ача.

Шулай ук быел үсемлекләрне саклау чаралары да көчәйтелгән. Чүп үләннәренә һәм төрле авыруларга каршы эш системалы рәвештә алып барыла. Белгечләр һәм лаборантлар белән берлектә эшләп, басуларны вакытында эшкәртүгә ирешергә ниятлиләр. Чәчүлек орлыкларны өстәмә рәвештә корткычларга каршы һәм үсүгә ярдәм итүче матдәләр белән дә эшкәртәләр. Орлыкларның төрле чирләр белән зарарланмаганмы икәнен билгеләү өчен фитоэкспертиза да үткәрелә. Агу шуңа карап сайлана. Орлыкларда тамыр череге аеруча еш очрый. Зарарлану 20 проценттан кимрәк булганда биологик препаратлар гына кулланыла. Ә калган очракларда химикатлар эшкә җигелә.

Агрофирмада яшь кадрлар да хезмәткә җәлеп ителә. Яңа эшчеләр арасында технология техникумын тәмамлаган яшь белгечләр дә бар. Алар тәҗрибәле осталар кул астында практика уза, кыр эшләренең нечкәлекләрен үзләштерә.

Хезмәт шартларына да зур игътибар бирелә. Орлык агулау һәм башка җаваплы эшләрдә катнашучылар махсус киемнәр, респираторлар, баш һәм аяк киемнәре белән тәэмин ителгән. Эшчеләрнең туклануы да тиешле дәрәҗәдә оештырылган.

Игенчеләр өчен яз — иң җаваплы чор. Нәкъ менә бүгенге тырыш хезмәт киләчәк уңышның нигезен сала. «Актаныш» агрофирмасы хезмәтчәннәре дә бу җаваплы эшне аңлап, бар көчләрен куеп эшли. Аларның максаты — мул уңыш үстереп, район икътисадына лаеклы өлеш кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев