Бүген Актанышта зур патриотик чара узды. Актаныш авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган, Батырлык ордены иясе Фәрит Фирдәвис улы Гыйльфанов яшәгән йортка хәтер тактасы кую тантанасы булды.
Әлеге чара Фәритнең якты истәлеген мәңгеләштерү, аның батырлыгы һәм тормыш юлы турында яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылды.
Очрашуны райондашларыбыз Рөстәм Мусин белән Сирина Фәнис кызы алып барды. Тантанада Актаныш районы җитәкчелеге, Фәритнең әти-әнисе, туганнары, сыйныфташлары, дуслары, күршеләре, Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук Актаныш технология техникумының беренче курс студентлары катнашты.
Батырлык үрнәге
Чарада чыгыш ясаучылар хәтер тактасының Фәритнең исемен һәм батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерүдәге әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев һәм район башлыгының мобилизация буенча урынбасары Нәсим Заһертдинов әлеге чараның аеруча мөһим булуын ассызыкладылар. Алар яшь буынга патриотик тәрбия бирү, туган илне саклаган геройларыбызны һәрчак истә тоту һәм аларның батырлыгы үрнәгендә тәрбияләнү кирәклеген билгеләп үттеләр.
Ветераннар чыгышы
Чарада Әфган сугышы ветераны Илшат Әхмәтов, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Вазыйх Харисов та чыгыш ясады. Ветераннарның истәлекләре һәм фикерләре очрашуга аерым мәгънә өстәде. Аларның патриотик рухтагы җырлары яңгыраганда очрашуның тәэсире тагын да көчәйде.
Ул дусларын бер йодрыкка туплый белә иде
Фәритне якыннан белгән туганнары, дуслары, сыйныфташлары һәм укытучылары аның балачактан ук шук, шаян, аралашучан егет булуын искә алдылар. Ул дусларын бер йодрыкка туплый белгән, оештыру сәләтенә ия булган. Хайваннарны яраткан, олысына да, кечесенә дә ярдәм итәргә һәрчак әзер торган киң күңелле, ярдәмчел кеше булган.
Фәритнең әтисе Фирдәвис абый улының дуслары турында җылы сүзләр әйтте. Аның сүзләренчә, ул чын дуслыкның нәрсә икәнен Фәритнең дуслары белән аралашканда аңлаган.
Фәритнең дусты һәм күршесе Рифаз хәтер тактасы кую эшен башлап җибәргәч, әтисе башта аптырап та калган. Әмма дуслары үз көчләре белән хәтер тактасын ясатып, аны йортка матур итеп урнаштыргач, Фирдәвис абый аларга чын күңелдән рәхмәтен белдерде. Ул бүгенге чарага килгән һәркемгә рәхмәт әйтеп, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә чакырды.
Хәтер тактасы — мәңгелек истәлек билгесе
Фәрит Гыйльфановның батырлыгы — туганнары, дуслары өчен генә түгел, бөтен райондашларыбыз өчен дә горурлык. Аның исеме һәм якты истәлеге туган җирендә яшәячәк.
Тантана хәтер тактасыннан ак пәрдәне төшерү белән дәвам итте. Фәрит Фирдәвис улының портреты янына чәчәкләр салынды. Очрашу истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
- Фәрит Фирдәвис улы Гыйльфанов 1991 елның 5 октябрендә дөньяга килә. 2007 елда Актанышның беренче санлы урта мәктәбен тәмамлый. Соңыннан Актаныш кадет мәктәбендә белем ала.
- 2010 елда Актаныш технология техникумын тәмамлап, тракторчы-машинист белгечлегенә ия була. Шуннан соң армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Казан шәһәрендә ташчы булып эшли.
- 2022 елның 29 сентябрендә Фәрит өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алына.
- 2024 елның 5 декабрендә аның хәбәрсез югалуы турында мәгълүм була. Алты ай 15 көн узганнан соң, Фәритнең җәсәде туган ягына кайтарыла һәм ул туган җирендә җирләнә.
- Фәритнең гомере кыска булса да, ул үзеннән соң якты эз, онытылмас истәлек һәм аны белгән кешеләр күңелендә мәңге сакланырлык матур хатирәләр калдырды.
Нет комментариев