Аяз һәм җылы көннәрдән файдаланып, юл төзүчеләр эшне тагын җанландырып җибәрдею «Татавтодор» АҖ хезмәткәрләре Актанышның үзендә дә, авылларда да юлларны төзекләндерү һәм яңарту эшләрен дәвам итә.
Хәзерге вакытта Актаныштагы Хәсән Заманов урамында техника гөрелтесе тынмый. Биредә күптән көтелгән асфальт юл салына. Шулай ук Комсомол, Шамил Усманов, Яшьлек һәм Җиңүнең 50 еллыгы урамнарында яшәүчеләр яңартылган, тигез һәм шома юллардан йөриячәк.
57нче бистәдә дә юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. ЩПС программасы нигезендә Энергетиклар, Мелиораторлар һәм Имәнлек урамнарында юлларны яңарту планлаштырыла.
Көннәр аяз торганда юл төзүчеләр эш темпын киметми. Яңа юллар торак пунктларның тышкы кыяфәтен яхшыртып кына калмый, ә халык өчен йөрүне дә уңайлырак һәм куркынычсызрак итә.
Быел районда юлларны яңарту өчен шактый зур сумма каралган: региональ юлларга — 591 млн сум, муниципаль юлларга — 259 млн сум. Ә соңгы биш елда юл ремонтына барлыгы 4 млрд 988 млн сум тотылган.
Нет комментариев