Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районы җитәкчеләре «Авыл яши – Деревня живет» проектында авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сату мөмкинлекләре белән танышты

Республикакүләм «Авыл яши – Деревня живет» проектында катнашучыларны электрон сәүдә системасы аша авыл хуҗалыгы продукциясен сату мөмкинлекләре белән таныштырдылар

татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл яши – Деревня живет» проектын гамәлгә ашыру кысаларында алтынчы уку дәресе узды. Анда Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре дә катнашты. 

Уку дәресе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә системасы аша сату мәсьәләләре каралды.

Россельхозбанк тарафыннан 2020 елдан «Свое Родное» цифрлы платформасы уңышлы эшләп килә. Ул фермер хуҗалыкларына цифрлы сату каналларына керү мөмкинлеген тәэмин итә. 30 минут эчендә фермер хуҗалык җитәкчесе үз витринасын төзи ала, продукция каталогын урнаштыра, түләү ысулларын көйли һәм заказларны илтеп тапшыра.

Әлеге платформада 70 мең төрдә товар белән 2 меңгә якын сатучы бар. Шул вакыт эчендә барлыгы 190 мең заказ үтәлгән. Сервиста тәкъдим ителгән төп төрләр – ит һәм сөт продукциясе, балык ярымфабрикатлары, бал, җиләкләр, яшелчәләр, икмәк-күмәч эшләнмәләре. Бу системада Кукмара, Алексеевск, Саба, Тукай, Балтач, Югары Ослан муниципаль районнары фермерлары актив эшли.

Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм күрсәтү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты кысаларында башкарыла.

«Авыл яши – Деревня живет» проекты кысаларында “Федераль һәм төбәк дәрәҗәдә дәүләти җайга салу һәм дәүләт ярдәме чаралары”; “Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары”; “Авыл туризмын үстерү: кече хуҗалыклар керемнәрен продукцияне сату инструменты буларак диверсификацияләү”; “Кече хуҗалыкларда бухгалтерлык исәбе, хисаплылык һәм салым салу”; “Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы линиясе буенча дәүләт ярдәме чаралары” темалар буенча 5 дәрес үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев