Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышта терлек асраучылар арткан

2023 елның 1 гыйнварына Актаныш авыл җирлегендәге 2936 шәхси хуҗалыкта барысы 318 баш мөгезле эре терлек , шул исәптән 108 савым сыеры, 376 баш сарык, 213 баш кәҗә, 18 баш ат, 160- куян, 353 баш умарта, 1548 кош-корт исәпләнә.

               Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин халык җыенында "2021 ел белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыкларда эре һәм вак мөгезле терлек саны артуга таба", дип белдерде. 

               Авыл җирлегендә сөт җыюны ике шәхси эшмәкәр башкара, сөткә исәп-хисап вакытында ясала. 

              Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары нигезендә, савым сыерларының баш санын саклап калу максатыннан сыер асраучыларга 400 мең сум, кәҗә тотучыларга 54 мең сум субсидия кайткан.

              2022 елның 1 апрелендә барлык савым сыерларының каны тикшерелгән, 23 терлек лейкозлы дип табылган. 

              

          

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев