Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасы элеваторы явымлы көннәрдә дә эшен туктатмый

«Әнәк» агрофирмасының Иске Аймандагы элеваторы көн саен 1 000 тонна икмәк кабул итә. Явымлы көннәрдә дә икмәк кабул итү оешмасы эшен туктатмый.

2020 елда ачылган Милес Мәүлиев исемендәге элеваторга килгән һәр олау икмәк анализ ясап тикшерелә. Бөртекләрнең аермалы яклары билгеләнә, дымлылык дәрәҗәсе, сыйфаты җентекләп өйрәнелә. 

Элеваторга ике төрле сыйфаттагы икмәк килә. Беренчесе азык-төлек өчен- өченче класслы икмәк.

Терлек азыгына дигәне бишенче класслы. Лаборатория мөдире Резеда Нургалиева әйтүенә караганда, барлык игеннәрнең 70 процентты өченче, калганы бишенче класслы.

Элеватор лабораториясе коллективы үзенең эшчәнлеген ике сменада алып бара. Ангелина Әхмәдиева киптергечне контрольлек итсә, Айзилә Фазуллина сыйфат ягына җавап бирә.

Төнге сменада кызларны Милена Хәйретдинова белән Инзилә Нәгыймова алыштыра.

Элеватор көн саен 1 000 тонна икмәк кабул итә. Бу 60 йөк автомобиле арбаларына төялгән ашлык дигән сүз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев