Авыл хезмәтчәннәре хөрмәткә лаек: пенсиягә өстәмә түләү каралган
Авыл тормышының бөтен авырлыгын иңнәрендә күтәреп, дистә еллар буе иген игеп, мал-туар асрап хезмәт куйган Актаныш районы халкы бүген лаеклы ялда да дәүләт ярдәмен тоеп яши. Алар өчен каралган пенсиягә өстәмә түләү — тырыш хезмәткә бирелгән олы бәя ул.
Авыл хуҗалыгында 30 елдан артык намуслы хезмәт иткән, һәм бүген дә авыл җирендә гомер кичерүен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар пенсияләренә өстәмә акча алу хокукына ия. Бу ярдәм аларның көнкүрешен бераз җиңеләйтү, еллар буе куйган хезмәтләрен хөрмәтләү билгесе булып тора.
Иң мөһиме — әлеге өстәмә түләүне алу өчен өстәмә кәгазьләр җыеп йөрисе юк. Ул иминият пенсиясе билгеләнгән вакытта ук автомат рәвештә исәпләнә. Кеше соңрак шәһәргә күчеп китсә дә, авылдагы хезмәт стажы өчен каралган өстәмә түләү сакланып кала.
Бу хокук авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган исемлеккә кергән һөнәр ияләренә бирелә. Әлеге исемлек шактый киң — анда 500дән артык һөнәр бар. «Тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар», - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Авыл кешесенең хезмәте — ил терәге. Шуңа күрә мондый ярдәм чаралары аларга карата булган хөрмәтнең ачык чагылышы булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев