Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Басу-кырлар – тормыш мәктәбе

Урак өсте — басуда иң җаваплы чор. Бу көннәрдә «Ташкын» хуҗалыгы комбайнчысы Ирек Шәкүров янәшәсендә аның улы Тимерханны да еш күрергә була. Әтисенә булышып үскән малай бүгеннән үк хезмәт серләренә төшенә, киләчәген туган як белән бәйләргә хыяллана.

Урак чорында басу-кырларга юлың төшсә, техникаларның кайнап торуын гына түгел, ә буыннар бәйләнешен, Туган җиргә булган тирән тугрылыкны да күрергә мөмкин. «Ташкын» хуҗалыгы комбайнчысы Ирек Шәкүров өчен бу быелгы урак өсте — чираттагы эш сезоны белән беррәттән, гаилә традициясен дәвам итү мәйданы да.

МТЗ-82 дән «Акрос»ка кадәр

Ирек Шәкүров — кырчылык хезмәтен тулысынча эчтән белгән, хуҗалыкта 20 елдан артык намуслы хезмәт куючы тәҗрибәле игенче. Аның хезмәт юлы бай. Беренче адымнарын Беларус-1221 тракторында башлый, легендар «Дон» комбайнында 10 ел эшли. Соңгы 4 елда заманча, куәтле «Акрос» комбайны штурвалы артында хезмәт куя.

«Уракка һәрвакыт яхшы кәеф белән керәбез. Быел уңыш искиткеч мулдан — бункерлар тиз тула! Көненә 15-тән алып 20-гә кадәр бункер ашлык җыябыз. Ташучы КАМАЗлар да тоткарлыксыз эшли, эшнең ритмы тиз, җитез, — дип сөйли Ирек.

Кыр корабында — 12 яшьлек ярдәмче

Ирек Шәкүровның комбайн кабинасында ярдәмчесе дә бар. 12 яшьлек улы Тимерхан әтисе белән 8 яшеннән урып-җыюда катнаша. Шул вакыттан бирле Тимерхан һәр җәйне әтисенә булышып, басу тузанын сулап, икмәкнең нинди авырлык белән килүен аңлап үсә.

«Киләчәктә аның да комбайнчы булуын теләвем... анысын үзе карар инде. Иң мөһиме — янымда булыша, тырышып эшли. Күп яшьләр шәһәргә омтылганда, улыңның яныңда җир хезмәтен күреп үсүе — зур бәхет, — дип йөрәк җылысы белән уртаклашты комбайнчы.

Тимерханның хезмәт иртәсе иртүк башлана. Көне буе басуда, комбайн янында булса да, хезмәт аны арытмый, киресенчә, техникага кызыксыну уята, җаваплылык хисе тәрбияли.

Тимерхан әтисенә төрле эшләрдә булыша: комбайн кабинасын чиста тота, юа, кирәк вакытта ремонт эшләрендә дә катнаша. Кайчак аңа әтисе комбайн рулен дә ышанып тапшыра. Бу — аның өчен зур горурлык һәм үсеш.

Әтисе янәшәсендә — киләчәк игенчесе

Тимерханның тырышлыгы матур бәяләнә: ел саен урак өстендә яхшы гына күләмдә акча эшли ул. Әмма Тимерхан акчасын тотарга ашыкмый — киләчәккә дип җыя. Нәрсәгә тотасын әле төгәл хәл итмәгән, ләкин акча туплауны мөһим дип саный.

Кечкенәдән авыл хуҗалыгы тормышы белән кызыксынып үскән малайның хыяллары ачык:  киләчәктә комбайнчы булырга тели. Тимерхан өчен бу һөнәр — якын һәм аңлаешлы, чөнки ул аны инде бүгеннән үк үзләштерә башлаган.

Хәзерге вакытта Тимерхан Актанышның 2нче мәктәбендә белем ала. Җәйге каникуллар –  чын хезмәт мәктәбе. Басуда узган көннәр аны чыныктыра, икмәкнең кадерен аңларга өйрәтә.

Бүген ул — әтисенә ышанычлы ярдәмче. Ә иртәгә, һичшиксез, үзе дә басу киңлекләрендә хезмәт куючы чын игенче булыр.

«Гектарыннан 76 центнер!» — «Алга» һәм «Ташкын» хуҗалыклары басуларында уракның кызган чагы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев