Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бөртеген дә югалтуга юл куймыйча: «Урак — 2023» кампаниясенең кайнар яңалыклары

«Әнәк» агрофирмасында да урак кызу темплар белән дәвам итә. Игенчеләр, белгечләр һәм җитәкчеләр быелгы корылык шартларында үстереп алуга ирешелгән уңышның бөртеген дә югалтуга юл куймаска, дип берләшкән.

Уңыш күп түгел, әлбәттә, әмма үтә корылыклы елда да бөтенләй уңышсыз калмауларыннан канәгать алар. Тиешле агротехник таләпләр төгәл үтәлеп, чәчү эшләре үзвакытында башкарылып чыгу аркасында бу нәтиҗәгә ирешә алар.

«Әнәк» агрофирмасының баш агрономы Айзат Фәйзуллин белән сөйләшеп алдым. Хәзерге вакытта 20 июльдә Айман һәм Әтәстәге көзге бодай басуларына кереп, 230 гектарлап уңышны җыеп алырга өлгергәннәр дә инде. Бер гектардан уртача уңыш — 26 центнер күрсәтә. 

Бүген арпа җитешкәнлеге сәбәпле, көзге бодайны урып-җыю тукталып торган. Арпа сугыла башланган, бу эшчәнлек Әтәс, Кормаш, Айман һәм Минзәлә якларында бара. Арпаның уңышы 25 центнер күрсәтеп тора. Арпаны тәү чиратта урып-җыеп алулары — ул коелып бетү белән яный торган культуралардан санала.

Барысы басу-кырларда 4 бригада комбайнчылар эшли. 19 басу корабы бункерларына ашлык тулып, ындыр табакларына озатылып тора.

Күңелдә бер генә теләк: табигать шартлары уңай торып, зур тырышлык салып үстерелгән игеннәрнең бөртеген дә югалтуга юл куймыйча җыеп алу насыйп булсын, келәтләр ашлык белән тулсын, алдагы көннәребез имин узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев