Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Дәниф Харисов: “Районда 99лылар артканнан арта...“

Хуҗалыкларда эре мал саны агымдагы елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда район буенча 1 процентка арткан. "Ташкын", "Чиялек", "Нур", "Актаныш" агрофирмасында әлеге сан 9-5 процент, шул ук вакытта "Алга", "Тамыр", "Янаул", "Татарстан" хуҗалыкларында мал саны кимүгә таба, ягъни 90-99 процент. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 500 эре терлеккә якын арттырсак...

Хуҗалыкларда эре мал саны агымдагы елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда район буенча 1 процентка арткан. "Ташкын", "Чиялек", "Нур", "Актаныш" агрофирмасында әлеге сан 9-5 процент, шул ук вакытта "Алга", "Тамыр", "Янаул", "Татарстан" хуҗалыкларында мал саны кимүгә таба, ягъни 90-99 процент. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 500 эре терлеккә якын арттырсак та, ай эчендә төрле сәбәпләр аркасында 204 башка кимегән. Малларның сакланышы белән "Чишмә", "Чиялек", "Нур", "Нигез", "Саф", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары гына мактана ала, телгә алынмый калганнар янә "99лы". Шул ук сүзләрне сөт җитештерүгә дә атап әйтергә була.

-Иң күп сөт ала торган чор, бәясе дә яхшы-1 литрын 17 сумга кадәр сатарга була, ә районда сөт кими!-дип, ачы хакыйкатьне раслады Дәниф Харисов. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хуҗалыкларда 400 центнерга кимрәк сөт савалар, шушы ук вазгыять ай эчендәге эшчәнлектә дә чагыла. "Ни өчен?" дигән сорау күптәннән борчый. Көтүе белән кыргый табигатькә куып чыгарсаң, мал саны да, продукция җитештерүчәнлеге дә артыр, үлем дә кимер иде, шәт. Моңа чаклы көтү белән йөргән кыргый хайваннарның үз-үзеннән югалып беткәне хакында ишеткән юк, кешенең кулы уйнаса гына...

-Терлекчелектә продукция алуга комачау иткән төп фактор-кеше факторы,-дип ассызыклады идарә башлыгы, әлеге вазгыятькә ачыклык кертеп.

Тәрбия түбән. Малларның сакланышын тәэмин итүгә, профилактикага тотылган акчаларның күләме дә юк дәрәҗәдә. Алар исем өчен генә, яисә нык кирәксенгәч кенә, соңгы чиктә алына дип әйтсәм дә арттыру булмас.

Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 24 апрель, 2013 31 (9776) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев