Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Экваторны уздык: Актаныш районы хуҗалыклары язгы чәчү эшләренең яртысыннан күбрәген тәмамлады

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев районыбыз хуҗалыкларыда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Шунысы сөенечле, районыбызда язгы чәчү экваторны узды,барлык басуларның 60 процентына бөртеклеләр җир куенына иңдерелде.

                     Районыбызда язгы чәчү эшләренә беренче булып "Саф" хуҗалыгы хезмәтчәннәре тотынды. 5 апрельдә старт алган чәчү эшләре башланганга 20 көннән артык вакыт узып бара. Хәзер исә барлык хуҗалыкларда да чәчү эшләренең иң кызган мәле.

           Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хуҗалыклардагы эш барышы белән танышканнан соң, районда техника кермәгән бер генә басу да юк, диде:

- Вакытында чәчеп, зур уңышларга ирешергә язсын дигән теләктә калабыз. Илләр тынычланып, басулардагы мул уңышны җыеп алырга язсын. Механизаторларга, белгечләргә саулык-сәламәтлек, дөнья иминлеге, җан тынычлыгы телим, -диде ул журналистларга 

           Замана искиткеч зур тизлектә, эре адымнар белән алга бара. Кырчылыкта да яңа технологияләр ургылып керә. Район хуҗалыкларында хезмәт куючы механизаторлар, белгечләр язгы кыр эшләре алдыннан белемнәрен күтәрде. Бүгенге караулар вакытында өйрәтелгәннәрнең үтәлүе күз уңыннан үткәрелде. Галимнәр тәкъдим иткән яңалыкларны районыбыз җир уллары бик җитез гамәлгә ашыра. "Аеруча яшь механизаторлар яңалыкларны тиз үзләштерә", ди Нәфис Сәлимгәрәев. Традицион технология белән бергә чәчүлек мәйданнар ноутил технологиясе белән дә эшкәртелә. Нәкъ шушы ысулларның икесен дә "Чәчер" хуҗалыгы басуларында сынау уза. Уңыш җыеп алганнан соң нәтиҗә ясарга мөмкин булачак. Яңалыклардан "Навигация", "Параллель йөртү системасы"н күп хуҗалыклар шулай ук үзләрендә сыныйлар. 

Реклама

             Быелгы язгы чәчү компаниясендә 400дән артык механизатор катнаша. Барлык чәчү мәйданы 62 мең гектардан артып китә, хәзерге вакытка 60 процентында язгы чәчү тәмамланган.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев