Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Фаил Газетдинов: Киләчәктә техник культураларга басым ясаячакбыз

“Әнәк” агрофирмасы бөртеклеләрнең уңышын җыеп алып бүгенге көндә кукуруз, көнбагыш, рапс һәм соя мәйданнарына керергә тора

“Әнәк” агрофирмасы бөртеклеләрнең уңышын җыеп алып бүгенге көндә кукуруз, көнбагыш, рапс һәм соя мәйданнарына керергә тора.

Агрофирма җитәкчесе Фаил Газетдинов: “Киләчәктә без югары маржиналь техник культураларга басым ясаячакбыз. Быел беренче тапкыр соя чәчеп карадык. Шулай ук, киндер, рапс, көнбагыш  культураларын да арттыру планлаштырыла. Бүгенге көндә игенчелек базары һәм тармак үсеше югары адаптивлыкны таләп итә”.

 

Бүгенге көндә “Әнәк” агрофирмасы 33 мең гектарга якын мәйданда бөртеклеләр игә. Көзге кояшлы матур көннәрне - табигать биргән мөмкинлектән тулысы белән файдаланып, бүгенге көндә силос салып яталар. 44 мең тонна сенаж һәм 13 мең тонна силос базларга озатылган. Гомумән алганда 30 мең тоннадан артык силос салырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев