Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Мирзанур Мөхәмәтдинов

Мирзанур Мөхәмәтдинов, Яңа Әлем авылыннан, ветеран механизатор: - Минем яшь чагым бик авыр вакытларга туры килде. 1941 елда әти сугышка китте, мин беренче сыйныфка укырга кердем. Ләкин озак уку насыйп булмады. 1943 елда әтинең үлем хәбәре килде. Ләкин, бәхетебезгә, әти 1945 елда кайтты. Үзем колхозда эшләп йөрдем, көтү көттем. Кичен...

Мирзанур Мөхәмәтдинов, Яңа Әлем авылыннан, ветеран механизатор:
- Минем яшь чагым бик авыр вакытларга туры килде. 1941 елда әти сугышка китте, мин беренче сыйныфка укырга кердем. Ләкин озак уку насыйп булмады. 1943 елда әтинең үлем хәбәре килде. Ләкин, бәхетебезгә, әти 1945 елда кайтты. Үзем колхозда эшләп йөрдем, көтү көттем. Кичен укыдым. 1949 елда ФЗОга укырга чакырдылар. Анда дүрт ел укып чыгып, дүрт ел шахтада эшләдем. 1954 елда армия сафларына алдылар. Өч ел хезмәт итеп кайткач, МТСта ачылган механизаторлар курсында укыдым. Шуннан соң 40 ел "Кызыл көч" хуҗалыгында механизатор булып эшләдем. Шул дәвердә Минзәләдә чөгендер игү буенча укыттылар да, звено җитәкчесе итеп куйдылар. Мул уңыш алган өчен ВДНХның көмеш медале белән бүләкләделәр. Ничек тә яшьләрне читкә җибәрмәскә, үзебезнең хуҗалыкта яхшы итеп эшләргә, эчмәскә өндәдем. Казаннан остаз исеме дә биреп кайтардылар. Шулай остаз булып, шушы хуҗалыкта картаерга туры килде. Эшләү чорында бер генә көн дә эшкә бармыйча калганым булмады. Яшьләргә дә эшне яратыгыз, эш бар ул, безнең кебек алга карап яшәгез диясем килә. Хуҗалыкларыбызны, илебезне алып бару өчен дә тырышырга кирәк. Икмәкләребез уңа, яхшы техника эшли, эшләргә дә, эшләргә. Илләребез тыныч булсын.
Шуны да әйтик: Мирзанур абыйның ике улы да әтиләре юлын сайлаган, механизатор булып эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев