20 август көнне Куян авылында бик матур, халыкны берләштерүче чара узды.
Гүзәл табигатьле авылның ял итү урынына әйләнгән буасы янында «Авылымның моңлы кичләре» исемле урамнар көне үткәрелде. Бу истәлекле бәйрәм алдыннан авыл уртасындагы күлнең тирә-юне чистартылып, матурланды. Хәтта меценат авылдашлар фонтан корып куйдылар. Караңгы төшүгә бар табигатьне балкытып төрле төстәге утлар яна. Катамаран да алып кайттылар – анда балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп, барлык саклык чараларын кулланып, йөзеп йөрде.
Бәйрәм гармун моңнары, матур җырлар, нәфис сүзләр, дәртле биюләр һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. «Урамдашлар, бер күрешү бер гомер» дип җырладылар, күмәкләшеп биеделәр, гармун телләрен биетеп дәртле, әле моңлы көйләр уйнадылар. Аннан соң җитәкләшеп, култыклашып урам әйләнделәр. Мул табын янында сөйләшеп, күңел ачып утырдылар.
Авылыбыз халкы хезмәтне дә, ял итүне дә ярата – барысы да эшчән, уңган, булган кешеләр. Бәйрәм бик ямьле, күңелле булды. Авылдашларыбыз бергә-бергә вакыт уздырып, күңелләрен күтәреп, матур хатирәләр туплап кайтты. Дөньялар тынычлансын, киләчәктә дә бу матур традицияне дәвам итәргә насыйп булсын!-ди кичәне оештыручыларның берсе Куян авылы клубы мөдире Роза Хәбетдинова.
Нет комментариев