Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы яшь юл инспекторлары чыгышы белән башланды.
Бүген Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең «Район мәгарифе – уңыш территориясе: кечкенә адымнардан зур казанышларга таба» темасына август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Утырыш күңелле мизгелләрдән башланды. Конференциядә кунак булып катнашучы республика һәм район җитәкчелеген, укытучыларны, тәрбиячеләрне балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә эшләүче яшь юл хәрәкәте инспекторлары каршы алды. Балаларның чыгышлары юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сак булырга, иминлеккә өндәде.
Юл куркынычсызлыгы ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова җитәкчеләргә махсус әзерләнгән китапчыклар, брошюралар тапшырды. Бу ярдәмлекләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, балалар арасында юл иминлеген ныгыту максатыннан әзерләнгән.
Киңәшмә барышында мәгариф системасы алдында торган бурычлар, яңа уку елына әзерлек, уку-тәрбия процессының сыйфатын күтәрү мәсьәләләре белән балалар иминлеген тәэмин итү беренче урында каралды.
Нет комментариев