Изге өметләр аклансын
Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең «Telegram» каналында эшлекле сәфәре хакында пост урнаштырган.
Ул анда болай язып куйган:
— Бүген кырларны республиканың берьюлы берничә районында карыйбыз. Сезон эссе булып чыкты һәм бөртеклеләрне җыю буенча барлык эшләрне вакытында башкару бик мөһим. Коры җәйгә карамастан, азык-төлек муллыгы өчен барысын да эшләячәкбез! дигән фикерен белдергән Рөстәм Нургали улы.
Мөхтәрәм Рәисебез сүзләрен куәтләп, фидакарьлек татлы җимешләре белән аклансын! Кырларда хезмәт шавы тынмасын!!! Хәерле сәгатьтә, игенчеләр.
Фотолар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Telegram» каналыннан кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев