Кырларың ни хәлдә, игенче?
Бүген, 2 июнь көнне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия районыбыз хуҗалыкларының чәчүлекләрен кабул итә.
Кабул итүләрдә һәр хуҗалык җитәкчесе һәм агрономы катнаша. Караулар иртәнге 5:00 сәгатьтә «Чишмә» хуҗалыгыннан башланып китте.
Һәр хуҗалык басуларын күзәтеп чыкканнан соң җитәкче һәм белгеч язгы чәчү эшләренә анализ ясый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» җитәкче-белгечләре бер генә җитешсезлекне дә игътибарсыз калдырмый, кимчелеклекләрне бетерү буенча киңәшләр җиткерелә, дип хәбәр итте безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев.
Инде комиссия «Чишмә» агрофирмасы, «Нигез» хуҗалыгы, «Актаныш» агрофирмасы, «Башак», «Нур», «Таң» хуҗалыкларын карап чыкты. Алда «Наратлы» хуҗалыгы, «Әнәк» агрофирмасы, «Чәчер» ЯАҖ, Нур Баян исемендәге, «Эконом», «Яхшый- агро» хуҗалыкларының быелгы эшчәнлегенә бәя биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев