Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Район хуҗалыклары симәнә агулауның яртысын тәмамлады

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре, үсемлекләрне саклауның бер чарасы да орлык материалын агулау биргән кадәр нәтиҗә күрсәтми, дип белдергән иде. Чөнки фитопатогеннарның 60 проценттан артыгы орлыклар аша керә.

Чәчү өчен зурлыгы буенча тигез, үсеш көче 80 проценттан ким булмаган, шытымы 92 проценттан ким булмаган һәм 1000 орлык авырлыгы 45 граммнан артык булган орлыклар алынырга тиеш. Орлыкларны агулауны уңай температура булганда чәчү алдыннан 7-14 көн кала, я чәчкәндә башкарырга кирәк. Орлыкларны агулаганда аларга үсү стимуляторлары һәм микробиологик ашламалар да кушканда орлыкларның тишелеп чыгу көче арта, тамыр системасы ныгый, үсемлек 2–3 көнгә иртәрәк тишелеп чыга.

24 апрель көненә чәчүлек орлыкларны кырларга озатырга әзерләү эше тулы куәткә бара. Симәнә агулауны «Нигез», «Нур», «Эконом» хуҗалыклары тәмамлады инде. Район буенча 7926 тонна симәнә агуланган. , көнлек эш күрсәткече 510 тоннаны тәшкил итә. 

Кырларда трактор, машина гөрелтеләре табигать авазына кушылып иртәннән кичкә кадәр тынып тормый.  Көзге культураларны һәм күпьеллыкларны минераль ашлама белән тукландыру эше дәвам итә. 10 619 гектар мәйданда көзге культуралар, 8216 гектар күпьеллыклар тукландырып чыгылды. Шулай ук дым каплатуда  механизаторларыбыз тырыш хезмәтләрен куя, зяб сөрү дә уңышлы бара.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев