Бүген Актаныш районының “Актаныш” агрофирмасы базасында “Сенаж көне —2026” исемле республика семинары тантаналы шартларда башланып китте. Бу чара агросәнәгать комплексы белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм мал азыгы әзерләү өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен мөһим вакыйгага әверелде.
Семинар эшендә район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Гөлүс Баязитов һәм Марат Кәримов катнашты. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән җитәкче-белгечләр семинарга җыелды.
Кунакларны районыбызның мәдәният хезмәткәрләре истәлекле төстә каршы алды. Патриотик җырлар белән семинар эше рухландырып җибәрде, милли көйләребез белән белән уңганнарны сәламләде.
Тәҗрибә уртаклашу — алдынгы ысулларны өйрәнү
Семинар Актанышның иң матур табигать почмагында — агрофирманың кукуруза басуы янында оештырылды. Төп игътибар сенаж әзерләүнең заманча технологияләренә, азык саклау ысулларына һәм лаборатория тикшеренүләренең әһәмиятенә юнәлдерелде. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре лаборатория эшчәнлеге белән таныштырып, азыкның сыйфатын бәяләү өчен үткәрелә торган анализлар турында тулы мәгълүмат бирде.
Семинар барышында район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлар, баш агрономнар, мал азыгы әзерләү буенча белгечләр, шулай ук төрле учреждениеләр һәм оешма вәкилләре республика кунаклары белән аралашып, яңа тәҗрибәләр, алдынгы технологияләр һәм эшне оештыру ысуллары белән уртаклашты.
Сыйфатлы азык — терлекчелек нигезе
Моннан тыш, чарада төрле компанияләр үзләренең товарларын, техникаларын һәм продукцияләрен тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы техникасы, сенаж өчен махсус төргәкләр, пленкалар, консервантлар, шулай ук лаборатория җиһазлары күргәзмәсе зур кызыксыну уятты. Кунаклар заманча пресс-подборщикларны, суыткычларны һәм корм әзерләү өчен башка яңа җайланмаларны күзәтә алды.
“Сенаж көне” — авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту, проблемаларны бергәләп хәл итү мөмкинлегенә әйләнде. Финалда катнашучылар уртак фикергә килделәр: югары сыйфатлы азык әзерләү — уңышлы терлекчелекнең нигезе. Семинар нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр эшләнеп, алар алдагы планнарга кертеләчәк.
Чара югары дәрәҗәдә оештырылды, барлык катнашучылар да үзләренең фикерләре белән бүлеште, яңа танышлыклар булдырылды, һәм иң мөһиме — мал азыгы базасын ныгыту юнәлешендә конкрет гамәли карарлар кабул ителде. Чараның икенче өлеше район мәдәният сараенда пленар утырыш белән дәвам итәчәк.
Нет комментариев