Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстан фермерлары авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 800 млн сумга якын акча эшләгән

Сатуның иң зур күләме яшелчәгә туры килгән.

Көзге-кышкы сезонның сигез атнасында Татарстанда 792,5 млн сумлык продукция сатылган. Барлык продукция халыкка турыдан-туры җитештерүчеләрдән социаль арзан бәяләрдән тәкъдим ителде. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Сатуның иң зур күләмнәре яшелчәләргә туры килгән. Барысы 5,7 мең тонна сатылган, шуның 3,5 мең тоннасы бәрәңге. Шулай ук ит продукциясенә (646,6 тонна, шул исәптән 381,5 тонна сыер ите) һәм шикәргә (577,8 тонна) ихтыяҗ зур булган. Моннан тыш, республика халкы 180,9 тонна сөт һәм 1,2 млн данәдән артык тавык йомыркасы сатып алган. Казанның Җиңү проспектындагы, Фучик һәм Батыршин урамнарындагы ярминкәләрнең эшен республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов шәхсән үзе тикшерде. Ул тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшләрен 28 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев