Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тирес түгү: Яңа закон, кемнәргә кагыла һәм штрафы да зур!

Россиядә тирес турында закон кабул иткәннәр. Бу турыда күпләр хәбәрдардыр инде. Уразайның «Нур» хуҗалыгының сөтчелек фермасында гамәлләштерелгән киңәшмәдә Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев аңлатып узды.

Хәзер тирес  калдык булып исәпләнмәячәк. Терлекчелек өлкәсендәге калдыкларга лицензия кертелү сәбәпле иң башта бәлки шактый кыенлыклар булыр. Әмма, документ авыл хуҗалыгы тармагының терлекчелек өлкәсенә өстәмә продуктларын  авыл хуҗалыгына җәлеп итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән. Әлеге мәсьәлә буенча 2022 елның 14нче июленнән 248 санлы Федераль закон нигезендә гамәлдә һәм аңа буйсынырга теләмәгән затларны, КФХ һәм аграр предприятиеләрне җәзасы да көтә.

Нәфис Әзгамович:

- Терлекчелекнең өстәмә продуктлары турындагы закон турында сораулар күп булды. Терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре “Россельхознадзор“га терлекчелекнең өстәмә продуктлары – бу очракта тирес  –  күләме турында белдерү  кәгазе җибәрергә тиешләр. Шулай  эшләмәсәләр, тирес калдык булып исәпләнәчәк һәм тирә-юньне пычраткан өчен штрафлар каралган.

Ә исә бу канунны исәпкә алмыйча эш итүчеләр булса, "Росприроднадзор" белән хәл итәчәкләр!  Хәзерге вакытта бу тормыш эшчәнлеге продуктларын калдыкларга һәм аларны, законнар буенча, авыл хуҗалыгы эшләрендә кулланырга ярамый. Парламентарийлар  фикеренчә, кабул ителгән закон бу продукцияне экспортлау, авыл хуҗалыгы сәнәгатендә тирес һәм чимал буларак куллану өчен органик ашламалар белән эш итүнең аерым тармагын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Тиресне түгәр, җыяр өчен аграр предприятииеләрдә махсус мәйданчык булуы зарур. Мәйданчыкның 2 төрле форматы бар.

Икесенең берсен сайларга була. Бу мәйданчыклар терлек торакларыннан(60 метр), сусаклагыч биналардан тиешле ераклыкта урнашырга тиеш. Асты монолитлы бетонлы булуы яисә башка герметик ябылу(20 см әзрәк түгел), тирә-як грунт суларына үтмәслек булуы да кирәк һәм мөһим.

Тиресне саклау өчен махсус урын оештырырга кирәк, аны бары тик 1 елдан соң гына куллану яки сату рөхсәт ителә. Терлекчелекнең өстәмә продуктларын ташу, саклау таләпләрен бозучылар 30 меңнән 450 мең сумга кадәр штраф түләргә мәҗбүр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев