Авыл җирлекләренең бизәлеше 7 критерий буенча бәяләнә
Яңа ел алдыннан иң матур бизәлешле авыл җирлеген ачыклау районыбызда күркәм традициягә әверелде.
2024 елны каршыларга җыенган көннәрдә җирлек халкы өчен бәйрәм рухы тудырыла, авылларыбыз бизәлә, Яңа ел кичәләре узачак мәдәният йортларына, урамнарга гирляндалар эленә, кар-боз сыннары ясала. Иң яхшы әзерлекле җирлекләрне ачыклау максатыннан район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан кичә караулар оештырылды.
Җирлекләрнең бизәлеше яктыртылу, кар сыннары, боздан әверелешләр ясау, чана шуарга тауларның булуы, узган елдан аермалы буларак яңалыклар кертелү, сәнгатьлелек дәрәҗәсе, гомуми тәэсирлелек ягыннан бәяләнде.
Җиңүчеләр 29 декабрьдә узачак районкүләм бәйрәмдә игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев