«Кояшлы балачак»: Пучыда күңелле балалар бәйрәме
5 август көнне Пучы мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен «Кояшлы балачак» исемле бәйрәм чарасы узды.
Чара программасы төрле кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, мастер-класслар, шулай ук бию флешмобы белән үрелеп барды.

Балалар актив катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтте, иҗади осталыкларын арттырды.
Бәйрәм җылы атмосферада узды, катнашучыларга күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр бүләк итте.

Мондый чаралар үсеп килүче буынның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыруда зур әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев