Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Россия-туган йортыбыз!

Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты мәйданында балалар өчен күңелле чара узды.

"Россия-туган йортыбыз"исеме астында  балалар рәсемнәр ясады. 

Бу чара балаларда патриотик аң формалаштыру, үз Ватаның өчен горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Дустанә мөнәсәбәт  һәм кояшлы көн балаларның актив иҗатына һәм якты рәсемнәр тудыруга ярдәм итте. 

Балалар төрле төстәге акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Тиз арада мәдәният йорты алды  салават күпере төсләре белән уйнады. Балалар үзләренең рәсемнәре белән мәйданчыкны балалар хыялы дөньясына әйләндерделәр. 

Өлкәннәрне үз балаларының бәхете һәм Җирдә тынычлыкны саклау турында уйланырга мәҗбүр иттеләр. Матур чара тәмамланды, ә без әле озак вакыт  балаларның якты рәсемнәренә сокланачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев