Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Аккүз мәктәбе укучылары авылның «Мичурины»- Гаяз Анамов бакчасында экскурсиядә булдылар

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2, 3 класс укучылары 15 ел бакчачылык эше бн шөгыльләнгән, авылыбыз Мичурины - Анамов Гаяз абый белән очрашуда булдылар.

            Гаяз абый укучыларга үзе үстергән һәр үсемлек, һәр агач турында кызыклы мәгьлүматлар белән таныштырды. Аларны ничек итеп утыртырга  һәм ничек карарга икәнен аңлатты. Укучыларны бигрәк тә эрбет-кедр, артыш һәм зелпе- жимолость агачлары турында мәгьлүматлар кызыксындырды.

Мәсәлән, артышны өйгә начарлык кермәсен өчен утырталар. Ә зелпенең жимешләре йөрәк һәм күзгә файдалы, кедр үзенә тискәре энергияне алып кешегә гел яхшы энергия генә бирә икән. Укучыларга бу очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев