Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчада март ае. Һәвәскәр бакчачы ниләр эшли икән?

Март ае – төп бакча эшләренә старт бирелгән чор.

“Март – бакчаның язга әзерләнүе өчен иң уңышлы ай”,- дип язган Карел Чапек үзенең бар бакчачыларның өстәл әсбабы булырлык “Бакчачы елы” китабында (таныш булмасагыз, табып укыгыз, үкенмәссез!).

Бакчадагы эшләр

Март аенда бакчаны күз уңында тотыгыз. Әгәр кар күп икән, агач һәм куак төпләрен таптап торыгыз, санитар кисүләр үткәрегез.

Озакламый карлар эри башлаячак, димәк, артык су агып китсен өчен канаулар эзерләргә кирәк булачак.

Март аенда иң мөһим эшләрнең берсе – агачларны ботакларда һәм җирдә кышлаучы зарарлы бөҗәкләргә каршы эшкәртү. Бүген аның өчен әзер рецепт та бирәбез:

*700 грамм мочевинаны 10 литр салкын суда эретеп сөзегез дә, шушы состав белән бакчада үскән бар агач-куакларны һәм кардан ачылган туфракны эшкәртеп чыгыгыз. Минераль ашламаның мондый югары концентрациясе бөҗәкләрнең тиресе аша үтеп кереп, тоз алмашын бозачак һәм алардан котылырга булышачак. Ә йоклаган чорда сибү үсентеләр һичбер зыян китермәячәк.

Әгәр дә агачларыгызда лишайниклар күп икән, аларны тимер купоросының 7-10 процентлы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә (100 грамм суга 1 чәй кашыгы). Кәүсәләрне пумала белән дә, сиптереп тә эшкәртергә була. Өч көн үтүгә, лишайниклар агачтан үзләре коелыр төшәчәк.

Игътибар: Бу эшкәртү чараларын агачларда сут йөреше башланганга кадәр үткәрергәкирәк. Юкса, сут агышы башланса, бөреләрне яндырып харап итүегез бар. Хәтта агачның коруы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев