Көз көне теплицада ниләр эшләргә?
Көз көне теплицаны кышка әзерлисе була. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре эш тәртибе турында сөйләде.
Үсемлек ботакларын, тамырларны, чүп үләннәрен, коелган яфрак һәм җимешләрне җыярга. Боларның берсен дә теплицада калдырырга ярамый, чөнки алар авыру чыганагына әверелә.
Ярдәмче кирәк-яракны: терәкләрне, бәйләү өчен шпагатны, бакча коралларын теплицадан алып чыгарга, барысын да юарга, дезинфекцияләргә (мәсәлән, марганцовка эремәсендә) һәм кышка саклау урынына куярга кирәк.
Теплицаны йомшак губка яки чүпрәк белән кер сабыны эремәсе кулланып юарга (10 литр суга 100 грамм). Теплицаны бакыр купоросы эремәсе, хлор известе, водород перекисе яки махсус биопрепаратлар белән дезинфекцияләү мөһим. Аннан соң җилләтәләр.
Әгәр теплицадагы үсемлекләр авырган булса, туфракның 5-7 сантиметр өске катламын алып, яңасына алыштырырга кирәк. Аннан гөмбәчек һәм корткыч личинкаларын юк итү өчен туфракны биопрепаратлар яки марганцовка эремәсе белән эшкәртәсе була. Шуннан соң тирес, компост яки көл кертергә кирәк. Бу туфракның уңдырышлылыгын һәм структурасын торгызачак.
Теплица каркасының ныклыгын тикшерергә һәм терәкләрне көчәйтергә кирәк. Әгәр теплица тамчылап су сибү яки вентиляция системасы белән җиһазландырылган булса, аны шулай ук тикшерәләр, чистарталар һәм кышка әзерлиләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев