Примуланы бакчага күчерсәң буламы?
Кибеттән менә шундый матур примулалар алдым! Аларны бакчага да утыртырга була бит, әйеме? Өйдә дә үсәрләр микән?
Җавап:
Әйе, яз көне примуланы бакчага чыгарып утыртырга мөмкин. Бакчада алар яхшырак та үсә: ике тапкыр чәчәк ата — беренчесендә чәчәкләре күбрәк, икенчесендә азрак була. Мин примуланы кышка капламыйм, ул болай да бик яхшы кышлый. Өйдә дә үсә ала, ләкин бакча шартлары примула өчен уңайлырак һәм чәчәкләре дә матуррак була.
Примуланың татарча исеме нәүрүзгөл, бадьян чәчәк.
Ыругның фәнни исеме prímus (беренче) сүзеннән килеп чыга һәм чәчәкнең күп кенә төрләре иртә язда беренчеләрдән булып, кайвакыт кар катламы тулысынча эреп беткәнче үк чәчәк атуы белән аңлатыла. Русча исеме дә шуннан килеп чыккан. Татарча һәм башка кайбер төрки телләрдәге исеме фарсыча نوروز [noːˈɾuːz] «nōg rōz» — «яңа көн» сүзеннән алынган.
15–30 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска, куе нәзек тамырлардан тора. Яфраклары гади, бөтен, тамыр яны таралгысына урнашканнар. Өслекләре җыерчыклы, кайвакыт төкләр белән капланган, кырыйлары дулкынсыман, бәрхетсыман, тешле булырга мөмкин. Яфрак пластинкасы саплы яки утыручан . Кайбер төрләрнең яфраклары һәм башка органнары аксыл онлы катлам белән капланган (farina латинчадан тәрҗемәдә — «он» сүзен аңлата)[3], шул исәптән бакча культиварларында. Чәчәкләре 5 өлешле, хуш исле, төрле төсләрдә булалар, чатыр, чук, башчык, башаксыман һ.б. чәчәк төркемнәренә берләшәләр. Кайбер төрләренә гетеростилия хас - аларда ике морфа бар. Беренче морфаның җимешлеге серкәчләрдән кыскарак, икенчесенең озынрак. Эре касәле нәүрүзгөл киң эре чәчәк касәләре белән аерылып тора. Җимеше коңгырт төстәге күборлыклы тартмачык. Иртә язда чәчәк аталар. Җимешләре июнь–июльдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.
Күп кенә төрләре популяр декоратив үсемлекләр. Кайбер төрләре культурада таләпчән түгел, башкалары киресенчә тәҗрибәле бакчачылар коллекциясе объекты булып тора һәм аерым шартлар таләп итә. Нәүрүзгөлләрне бордюрларда, Альп тауларында, контейнерларда үстерәләр. Кайвакыт бина эчендә, балкон тартмаларында, террасаларда сезонлы бизәк буларак кулланалар. Үстерелгән сортлар саны, бакчачылык тармагыннан алынган керемнәр күзлегеннән караганда, алар белән бары тик Рододендроннар (Rhododendron) һәм розалар (Rosa) культуралары гына чагыштырыла ала.
Нәүрүзгөлнең төрле төрләре нектар бирә, әмма озын чәчәк бүрәнкәсе аркасында бал кортлары аны аз күләмдә җыялар.
Дару үсемлекләре. Тамырларында сапониннар, эфир майлары, гликозидлар, яфракларында С витамины бар. Тамырларыннан ясалган төнәтмә какырык чыгару, бәвел кудыру һәм тирләтү чарасы буларак кулланыла; яфраклары гипо- һәм авитаминоз вакытында файдаланыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев