Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Сарымсак утыртыр өчен уңышлы чак җитә

Октябрьнең беренче ункөнлеге — сарымсак утырту өчен иң отышлы вакыт.

Аны утыртасы түтәлне берничә атна алдан казып, черемә, суперфосфат, мочевина кебек ашламалар кертеп калдыру зарур. Туфракны йомшарту турында да онытмагыз. Көзнең нинди килүенә карап, җиргә су сибәргә кирәк. Коры булмаса, дымлы туфракка су сипмәскә дә ярый. Сарымсакларны 6 — 8 см тирәнлектәге буразналарга тезеп чыгалар. Утыртыр алдыннан аларны марганцовка эремәсендә тотып торырга кирәк әле. Сарымсак түтәлен тиешенчә «җылытырга» да онытмагыз: аның өстенә коелган яфраклар түшәргә, ботаклар белән бастырып калдырырга мөмкин.

Туң төшәргә 2-3 атна кала бакчага кышка чыдам культураларны — кишер, петрушка, сельдерей һәм укроп чәчәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев