Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Актаныш Сабан туена рәхим итегез!

9 июнь көнне Актанышта район Сабан туе узачак.

Игътибарыгызга район Сабан туеның спорт уеннары программасын тәкъдим итәбез :

09:00 – пляж волейболы: ир-атлар, хатын-кызлар.
11:30 – милли көрәш: (үлчәнү – 09:00) балалар – 2004 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү) – 35 кг.,40 кг., 45 кг., 50 кг., 55 кг., 60 кг., 65 кг., 65 кг. югары; зурлар – 65 кг., 75 кг., 85 кг., 100 кг., 100 кг. югары.
11:45 – гер күтәрү: 14 – 17 яшькә кадәр (16 кг); 18-22 яшькә кадәр (24 кг); 22 яшьтән югары (36 кг).
10:00 – волейбол: ир-атлар, хатын-кызлар.
10:00 – шахмат: балалар (12 яшькә кадәрге кызлар, малайлар, 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар, егетләр); зурлар, ветераннар.
11:30 – озынлыкка, биеклеккә сикерү: хатын-кызлар, ир-атлар.
11:30 – чүлмәк вату.
11:30 – йөгерү: хатын-кызлар (400 м, 1000 м), ир-атлар (800 м, 2000 м).
11:30 – капчык белән сугышу: балалар, хатын-кызлар, ир-атлар.
12:00 – ат чабышы: токымлы атлар, бригадир атлары, жайдаклар, татар атлары.
12:00 – йомыркалы кашык кабып йөгерү: ир-атлар, хатын-кызлар, балалар.
12:00 – утын кисү: ир-атлар, хатын-кызлар.
12:30 – чиләк белән су ташу: ир-атлар, хатын-кызлар.
12:00 – әтәчле баганага менү: барлык теләүчеләр.
12:30 – авыш баганага менү: балалар, өлкәннәр.
12:00 – иң көчле кешене билгеләү: ир-атлар, машина тарту.
12:30 – ваннадан балык тоту: барлык теләүчеләр.
12.30 – җилем тарту: барлык теләүчеләр.
11:30 – капчык киеп йөгерү: балалар, зурлар.
11:00 – кул көрәше: ир-атлар, хатын-кызлар.
12.30 — киез итек ыргыту
12.30 — олы (2 м) кашыкка каз йомыркасы салып йөгерү.
12:45 – гаилә белән тачка (арба) белән йөгерү ярышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев