Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Россия флагы көнен гөрләтеп бәйрәм иттек: Кичке велойөреш белән тәмамладык

Беренче чиратта — лаеклы итеп бу мөһим көнне бәйрәм итсәк, икенчедән — сәламәт яшәү рәвешен, велоспортны популярлаштырган, менә дигән чара бит!

Дәүләтебезнең мөһим бәйрәме уңаеннан ике куянны берьюлы тотып, Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге велойөреш оештырды. Һәвәскәр спортчыларыбыз һәм гомумән, бихисап якташлар Актаныш урамнары буйлап Россия триколоры белән үтте. 

Велойөреш махсус төзелгән маршрут белән уздырылды. Ә ул бөтен район үзәген колачлады. Заманыбыз, җәмгыятебез алдында торган төп һәм уртак бурычларның берсе — үсеп килүче буын вәкилләрендә дәүләт символикасына сакчыл караш, туган илгә, туган җиргә һәм Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тойгылары тәрбияләү. Күпләр балаларын ияртүләре аеруча күңелле күренеш булды.

— Әлеге чара шушы зур бәйрәм көнендә гамәлгә куелганы белән бик әһәмииятле, дип саныйбыз. Бу чын-чыннан ватанпәрвәрлек хис-тойгыларын алга сөргән велойөреш. Барлыгы 21 велосипедчыбыз катнаша, дип бәян итте район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев.

Әлеге матур чара, Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионнан башланып киткән иде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган кичке чара барышында велосипедларда 16 чакрым юл үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев