Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Россия көнендә Яңа Әлем сабан туен бәйрәм итә

Яңа Әлем җирлеге авылы халкы өчен мәдәни-массакүләм бәйрәм оештыру, милли-мәдәни, халык традицияләрен саклап калу һәм үстерү, яшь буында үз тамырлары белән кызыксыну тәрбияләү, мәдәниятнең ролен күтәрү максатыннан Россия көнендә сабантуй гөрли.

Биредә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да катнаштылар.

Якташлар бердәмлеген исбатлаган, халыклар дуслыгын анлаган бәйрәм тантанасы белән тамаша кылучыларны, җир-су улларын, авыл хуҗалыгы алдынгыларын районыбыз башлыгы Ленар Рафак улы тәбрикләде:

— Безнең милләтебезнең йөзек кашы булган сабантуйлары элек-электән мул уңышка, ил табыны байлыгына нигез салган хезмәтчәннәрг ихтирам белән хөрмәт чарасы булган. Шәхсән үземнең исемнән, район Башкарма комитеты һәм район Советы депутатлары исеменнән чын күңелдән котлыйм, һәр авыл хуҗалыгы уңганына чиксез рәхмәтләрем!
Зур бәйрәм бүген -Россия көне! Илебез бердәмлеге, аның матурлыгы һәм татулыгы нәкъ безнең сабантуйларыбызда да чагылыш таба. Барыгызны да Рәсәй көне белән! Без нык, бердәм, көчле! Һәрберегезнең йөрәгендә туган якка, республикага һәм илебезгә карата булган хисләр балкысын, чәчәк атсын. Дөнья иминлеге, саулык, балалар шатлыгы, йортларыгызга иман нуры сезгә телим!

Иң тантаналы һәм көтеп алынган мизгел -кыр батырын билгеләү. Аны «Башак» хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев игълан итте. Хуҗалык районыбызда матур итеп, ялкынланып эшләүче, хезмәт рекордлары куйганнар санында. Абсолют «Кыр батыры −2023» булып 4954 гектар җир эшкәртеп, алдынгы һәм тәҗрибәлее механизатор Айдар Фәтхулов билгеләнде. Ул бер баш тәкәгә һәм акчалата премиягә лаек булды. Әйткәндәй, Айдар абыйның тормыш иптәше Гөлназ ханым да шушы ук хуҗалыкта бозау караучы булып хезмәт куя. Алар шулай ук 30 ел буена бербөтен булып яшәүләре, энҗе туйлары уңаеннан да бүләкләнделәр.

Барлык кунакларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды.

Эстрадабыз йолдызлары Гүзәл Уразова һәм Илддар Хәкимов чыгышлары да тамашычаларга хуш килде.

Шулай ук бәйрәм барышында төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев