Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Тарихи гаделлек көненә багышлап

Бүген Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән кушылу көне билгеләнә.

Илебез Президенты Владимир Путин 30 сентябрьдә Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия белән берләштерү көне итеп билгеләү хакындагы документны имзалады. Бу көн очраклы түгел, чөнки яңа истәлекле дата 2022 елның 30 сентябрендә Россия Президенты һәм Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары тарафыннан яңа территорияләрне Россия Федерациясе составына кертү турында килешүләргә кул кую көне.

Бу уңайдан Актанышта шаулап-гөрләп узган көзге муллык ярминкәсендә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның сәнгать әһелләре патриотик рухтагы, хезмәт кешесен, бәрәкәтле икмәгебезне данлаган җырларын бүләк иттеләр.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова алып баручы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев