Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#АктанышМинемГерой: Бөек җиңү китергән якыннарыгызның фотосурәтләрен ВKонтактега урнаштырыгыз

«Үлемсез полк»ны #МойГеройМояСемья #АктанышМинемГерой акциясе алыштыра.

«Үлемсез полк» йөрешен Россия халкы шунда ук күтәреп алды. Бөек Җиңү таңын алып килгән якыннарыбыз яңадан безнең янәшәгә кайтты, бәйрәм көнне туган авылыбыз, туган районыбыз урамнарыннан бүгенге матур тормышыбызга сөенеп безнең белән бергә атлады.
Илебездәге вәзгыять «Үлемсез полк» йөрешенә үзгәреш кертте. Быелгы Җиңү бәйрәмнәре халык йөрешеннән башка гына узачак. Әмма моңа көенергә һич кирәк түгел.
VK- «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси аккаунтыгызга #МойГеройМояСемья #АктанышМинемГерой хештегы белән Бөек Ватан сугышында, шул авыр елларда илебезне күтәргән әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегезне фотосурәтләрен урнаштырыгыз, алар турында кыскача мәгълүматлар языгыз. Ә без аларны «Актаныш-информ» битләренә-https://vk. com/aktanyshrt куярбыз.
Бөек Җиңү көне алдыннан бу батырлар республика күләмендә бергә тупланачак. Хөрмәтле райондашлар, сезнең барыгызны да #МойГеройМояСемья #АктанышМинемГерой акциясенә кушылырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев