Актанышның 2 нче мәктәбендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган чара узды
Бүген Актанышның 2 нче мәктәбендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган патриотик чара үткәрелде. Чарада Әфганстанда хезмәт иткән ветераннар катнашты.
Укучыларның чыгышлары һәм концерт номерлары чарага җан өстәде.
Район администрациясе вәкилләре, шул исәптән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, килде һәм чыгыш ясады.
Ул үз сүзләрендә:
«Һәрвакытта да кеше булып калырга, түземле булырга, матур итеп яшәргә кирәк. Хәлак булган егетләребезнең гаиләләренә Аллаһ зур югалтуны кичерергә түземлек бирсен, егетләребез исән-сау сугыш кырларыннан кайтсыннар иде», — диде.
Чара кысаларында Әфган сугышы турында тематик стендлар белән танышу мөмкинлеге дә булды.
Чара җырлар һәм истәлекле минутлар белән үтте, һәм катнашучылар өчен онытылмас хисләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев