Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Батырлар даны мәңгелек!

Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашыбыз Исламгалиев Әлфир Имамгали улын соңгы юлга озаттылар.

Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, мәрхүмнең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре катнашты.

Исламгалиев Әлфир 1970 елда Актаныш авылында туган 1985 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлый. 1988 елда Актаныш районының 80нче һөнәр училищесында белем ала. 1988-1990 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
2000 елдан 2015 елга кадәр «Үзәк» ОСК (Нива ҖЧҖ) механизатор булып хезмәт куя. 2015 елдан 2021 елга кадәр «Актаныш " агрофирмасында төрле эшләрдә эшли, «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе»ндә трактор иярли 2024 елның июленә кадәр «Коммунсерви-Актаныш» МУП-да Амкадор төягеч машинисты булып эшли.
2024 елның 24 июлендә контракт буенча хәрби хезмәткә чакырыла . Хәрби частьнең мотоукчылар ротасында наводчик булып хезмәт итә. 2024 елның 10 декабрендә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була.

Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез.

Актаныш- Хәбәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев