Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Батырлар даны мәңгелек!

Бүген Яңа Әлем авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашыбыз Шәйгадамов Рәшит Гыйлемҗан улын соңгы юлга озаттылар.

Бүген Яңа Әлем авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Шәйгадамов Рәшит Гыйлемҗан улын соңгы юлга озаттылар. 

Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр, мәрхүмнең туганнары, авылдашлары катнашты. 

Рәшит Шәйгадамов 1962 елның 20 ноябрендә Тимеркул авылында туган. 8 сыйныфка кадәр Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә, аннан Актанышның урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала. 1980-1982 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Нефтекама шәһәрендә төпләнә, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. Соңгы елларда Яңа Әлем авылында яши. 

2024 елның 1 июлендә контракт буенча хәрби хезмәткә алына. Гранотометчы булып хезмәт итә. 2024 елның 16 октябрендә хәрби бурычларын үткәргәндә һәлак була.

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Батыр сугышчыбызның урыны җәннәттә булсын.

https://t.me/aktanysh_habar/19499

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев