Батырлар даны мәңгелек
Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашыбыз Арсланов Мансур Илдар улы белән хушлаштылар.
Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, мәрхүмнең якыннары, туганнары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, күпсанлы авылдашларыбыз катнашты.
Мансур Арсланов 1995 елның 15 мартында Актаныш авылында туган. Актанышның 2 санлы урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач Нефтекама шәһәренең нефтьчеләр техникумында белем ала. Аннан армия сафларында хезмәт итә.
Армиядән кайткач гаилә корып җибәрә. 2017 елда улы Нияз туа. 2023 елның 2 июнендә дуслары белән хәрби контракт төзеп махсус хәрби операциягә кушыла.
29 ноябрь көнне туганнарына үлгән хәбәре килеп ирешә. Һәм ниһаять, ике елга якын вакыт узганнан соң үзе дә кургаш табутта туган якларына кайтып ирешә.
Мансурның якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, зур югалтуны кичерергә сабырлык телибез. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Ул безнең күңелләрдә мәңгегә сакланыр.
Чыганак: https://t.me/aktanysh_habar/19552
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев