Батырлар даны мәңгелек
Татар Суыксу авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган ватандашыбыз Гайнетдинов Руслан Зариф улын соңгы юлга озаттылар.
Матәм мәрәсимендә Актаныш муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин, мәрхүмнең туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты.
Руслан Гайнетдинов 1983 елның 15августында Яр Чаллы шәһәрендә туган. Шунда белем алган, хезмәт куйган. 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Агымдагы елның 27 маенда хәрби бурычларын үтәгәндә һаләк була. Васыяте буенча, Татар Суыксу авылы зиратына, әтисе янына җирләнде.
Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, зур югалтуны кичерергә сабырлык телибез. Руслан Зариф улының урыны җәннәттә булсын.
Чыганак: https://t.me/aktanysh_habar/19649
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев