Батырлар даны мәңгелек
Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Гадел Моталлаповны соңгы юлга озаттылар.
Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, район хәрби комиссары Марат Гайфуллин, мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары катнашты.
Батыр сугышчыбызның әнисе Айгөл Гаделнең соңгы хатларын укыды: "Тиздән мин алгы сызыкка барачакмын һәм курыксам да илебезне, халкыбызны, сине, туганнарымны яратуымны исбатлармын. Әни, яратам сине, гафу ит мине зинһар..."
Гадел 1998 елның 30 сентябрендә Актаныш авылында туган.
2014 елда, 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, укуын Минзәлә медучилищесында дәвам итә. 2017-2018 елларда армия сафларында хезмәт итә. 
2023 елның октябрендә хәрби контракт нигезендә махсус хәрби операциягә кушыла. Кызганыч, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була.
Гаделнең якыннарының - әнисе Айгөлнең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, зур югалтуны кичерергә сабырлык телибез. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев