Батырлар даны мәңгелек!
Күжәкә авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашыбыз Вәлиев Галинур Мулланур улы улы белән хушлаштылар.
Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, хәрби комиссар Марат Гайфуллин, мәрхүмнең якыннары, туганнары, ааылдашлары катнашты.
Галинур Вәлиев 1975 елның 9 апрелендә Актаныш районының Күҗәкә авылында туган. Төп белемне туган мәктәбендә ала. 1993 елда Актаныш авылында һөнәр училищесын тәмамлый. 1994-1996 елларда РФ Хәрби Көчләрендә хезмәт итә. Профессиональ эретеп ябыштыручы, төрле урыннарда, төрле оешмаларда эшләгән.
2023 елның 3 маенда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алына.
23 октябрь көнне хәрби бурычларын үтәгәндә алган җәрәхәтләрдән һаләк була.
Галинур Мулланур улының урыны жәннәттә булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Актаныш-Хәбәр https://t.me/aktanysh_habar/21781
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев