Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Батырлар даны мәңгелек!

Бүген Әтәс авылында Илебез өчен көрәшеп һаләк булган яугир Бәдертдинов Илһам Гаяз улы белән хушлаштылар.



Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, мәрхүмнең якыннары, туганнары, авылдашлары катнашты.

Бәдертдинов Илһам 1968 елның 24 мартында Актаныш районының Әтәс авылында туган. Төп белемне туган мәктәбендә ала. Урта белемне Күҗәкә урта мәктәбендә үзләштерә. 1986-1988 елларда армия сафларында хезмәт итә. Төрле оешмаларда эшли.

2025 елның 5 мартында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алына. Штурм ротасы командиры урынбасары рядовой Бәдертдинов хәрби бурычын үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. Аның гомере агымдагы елның 16 апрелендә фаҗигале рәвештә өзелә.

Бәдертдинов Илһам Гаяз улы турындагы якты истәлек күңелләрдә мәңге сакланыр. Урыны җәннәттә булсын. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз һәм бу кайгылы сәгатьтә сабырлык телибез.

«Актаныш-Хәбәр»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев