Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Батырлар даны мәңгелек!

Актанышта махсус хәрби операциядә һәлак булган Рузил Габделбарый улы Галләмов белән хушлашу узды.

Актанышта махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Галлямов Рузил Габделбарый улы белән матәм тантанасы узды.

Матәм чарасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Россия Герое, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Расим Баксиков катнашты.

Рузил Габделбарый улын соңгы юлга озатырга шулай ук Актаныш халкы, хезмәттәшләре һәм якыннары да килде. Алар якташларының истәлегенә ихтирам белдерделәр, аның каһарманнарча батырлыгын искә алдылар.

Рузил Галләмов 1980 елның 12 гыйнварында Актаныш авылында туган. 1 нче Актаныш урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, 80 нче һөнәри училищега укырга керә. 1998–2000 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт уза. Озак еллар эчке эшләр органнары системасында хезмәт итә.

2024 елның 31 июлендә контракт нигезендә хәрби хезмәткә алына. Ул рядовой (ефрейтор дәрәҗәсендә) хәрби бурычын үтәп, укчы буларак хезмәт итә. 2025 елның 1 мартында Донецк Халык Республикасының Волково торак пункты тирәсендә сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була.

Якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр, батырларча һәлак булган геройлар бәрабәренә яулап алынган тынычлыкның кадерен искәртеп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев