Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Батырларны онытырга хакыбыз юк!

Бүген Актанышта, махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Сәлахов Динар Айдар улы белән хушлаштылар.

Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, хәрби операциядән ялга, дәвалануга кайткан егетләр, мәрхүмнең якыннары, туганнары катнашты.
 

Динар- чын ир-егетләрчә Илебезне саклап, яклап башын салган геройларыбызның берсе. Һәлак булганнарны онытырга хакыбыз юк. Аларга ярдәм итеп тору – безнең изге бурыч,- дип искәртте Ленар Зарипов.



Сәлахов Динар 2001 елның 20 апрелендә Актаныш авылында туган. Аңа 6 яшь булганда, гаиләсе Киров авылына күченә. Башлангыч мәктәпне шунда тәмамлагач, 6-8 сыйныфны кадет мәктәбендә, 9 сыйныфны Киров урта мәктәбендә тәмамлый. Аннан Кама төзелеш көллиятенә укырга керә. Актаныш сөт комбинатында эшли. 2025 елның 20 гыйнварында үз теләге белән хәрби контракт төзи. 2025 елның 10 апрелендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була.
 
Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, олы югалтуны кичерергә сабырлык телибез.

Актаныш районы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев