Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Батырларыбызны онытмыйк!

Бүген Киров авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган Баянов Руслан Наил улы белән хушлаштылар.

Матәм мәрәсимендә вакытлыча  Актаныш муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфак Бариев, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, мәрхүмнең якыннары, авылдашлары катнашты.

Руслан Баянов 1978 елда, Башкортстан Республикасы, Бакалы районы,  Киләй авылында туган. 11 сыйныфны тәмамлагач, 1996-1998 елларда армия сафларында хезмәт итә.
2023 елның 20 июлендә контракт буенча хәрби хезмәткә алына.
2025 елның 16 мартында Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була.

Мәрхүмнең якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Русланның урыны оҗмахта булсын.

Актаныш районы хакимиятенең мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев