Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Бердәмлек һәм хәтер көче: Кәзкәйдә яугирләр очрашты

Герман җирләрендә хәрби хезмәт юлын узган яугирләр төркеме, Бөек Җиңү парадыннан соң, бердәм колонна булып Кәзкәй авылы ягына юл алды. Бу очрашу — дуслыкны, хәтерне һәм тугрылыкны берләштергән тирән мәгънәле вакыйга булды.

Авыл зиратында алар күптән түгел арабыздан киткән якын дуслары, төркемдәшләре — Корбанов Идрис Миркасыйм улы һәм Хәбетдинов Радик Салихҗан улы каберләрен зыярат кылдылар. Яугирләр тарафыннан алар истәлегенә “Ветеран ГСВГ” истәлек ташлары урнаштырылды.

Бу мизгелләрдә мәрхүмнәрнең якыннары — тормыш иптәшләре, балалары, туганнары да катнашты. Җыелганнар изге күңел белән егетләрне искә алдылар, якты хатирәләр белән уртаклаштылар. Бергә хезмәт иткән полкташлары еллар аша сакланган истәлекләрне яңартты, ә хәрби хезмәттән соң да янәшә атлаган дуслары җылы сүзләрен җиткерде.

Аеруча тирән эчтәлекле чыгыш белән эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Васил ага Вахитов чыгыш ясады. Ул Идрис Миркасыйм улының хезмәт юлын, тырышлыгын, кешелеклелеген һәм хезмәт сөючәнлеген зур хөрмәт белән билгеләп үтте.

Очрашу ахырында авыл мулласы Илфак хәзрәт белән бергәләп әрвахлар рухына Коръән аятьләре укылды, дога кылынды. Бу мизгелләр һәркемнең күңеленә тынычлык һәм бердәмлек хисе өстәде.

 ГСВГ ветераннарының бердәмлеге аларның һәр гамәлендә чагыла. Алар бүген дә читтә калмый — хәзерге вакытта яу кырында булган якташларыбызга даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтәләр.

 Сезгә зур хөрмәт һәм рәхмәт, батыр яугирләр! Алга таба да ныклык, сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев