Безнең геройлар янәшә яши
Безне көн саен саклаучы һәм яклаучы кешеләргә ярдәм итү – изге бурыч. Аларның тирә-ягын чистарак һәм уңайлырак итәргә тырышабыз.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен территорияләрне төзекләндерү максатыннан, 7 май көнне «Яңа Әлем» балалар бакчасының өлкәннәр–уртанчы төркеме балалары тәрбияче Алсу Индаева белән берлектә Яңа Әлем авылына юл алдык. Без нәкъ шундый батырларның берсе – махсус хәрби операциядә «Батырлык өчен» медаленә лаек булган Илсур Зәкиев белән очрашырга бардык һәм кулыбыздан килгәнчә өмәдә катнаштык.
Безне Илсурның әнисе Галия апа каршы алды. Балалар Илсур абыйларын Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.
«Яңа Әлем балалар бакчасы» тәрбиячесе – Әгъләмова Розалия Хәмит кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев