Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бөек Җиңү алып килгән гаиләбез геройларын дөньяга танытыйк!

Бүген, 22 апрельдән Татарстандагы социаль челтәрләрдә #МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм флешмобы башланды. #МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм флешмобы 9 майга кадәр дәвам итә.

Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршыларга әзерләнә. #МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм флешмобында республикабыз халкы Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнарының гаилә  тарихлары белән уртаклаша. 2023 елда Татарстанның 700 дән артык кешесе әлеге флешмобта катнашкан. Быел, Россия президенты В. В. Путин гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан игълан иткән Гаилә елында әлеге сан тагы да артачак. 

Районыбызда яшәүчеләрне социаль челтәрләрдә узучы онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз. Геройларыбызның батырлыгы, Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында #МойГеройМояСемья хэштегы белән сөйләгез. 

Хәбәрләрегезне үзегезнең социаль челтәрдәге аккаунтыгызга урнаштыргач, «Актаныш-информ»ның хатлар өлешенә сытамагызны җибәрегез. Без сезнең гаиләнең герое хакында «Актаныш» сайтында һәм социаль челтәрләребездә язмалар урнаштырырбыз.

Әйдәгез, фашист илбасарларын тар-мар иткән кадерле кешеләребезне рәхмәт хисләре белән лаеклы төстә искә алыйк, Бөек Җиңү алып килгән гаиләбез геройларын дөньяга танытыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев